Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы, кулланучылар хокукларын яклауда бертигез шартлар тәэмин итү максатыннан чыгып, кулланучылар хокукларын яклау, кулланучылар хокуклары һәм аларны яклау буенча кирәкле гамәлләр турында консультацияләр бирү, шулай ук кулланучылар хокукларын яклауда ярдәм итү мәсьәләләренә бәйле гражданнар мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү буенча эшне оештырды.
Агымдагы елның гыйнвар аенда гражданнардан 239 мөрәҗәгать карап тикшерүгә алынды, ведомствобыз карамагындагы районнарда яшәүчеләр өчен кулланучылар хокукларын яклау буенча консультацияләр бирү максатында төрле каналлар булдырылды: гражданнар белгечләребезгә телефоннар аша, мәгълүмати-технологик һәм коммуникация инфраструктурасыннан файдаланып, электрон рәвештә, шәхсән кабул итүләр барышында, күчмә кабул итүләр үткәргәндә, шулай ук муниципаль берәмлекләрдәге белгечләребез аша мөрәҗәгать итә.
Кулланучыларның мөрәҗәгать итү сәбәпләре асылда түбәндәгечә:
- сатучының, эш башкаручының кулланучының законлы таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тартуы;
- претензиядә күрсәтелгән кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү срокларының санга сугылмавы;
- претензияне җавапсыз калдыру.
Мөрәҗәгатьләрнең төп тематикасы:
- кимчелекләре булган товар сату һәм мондый товарны сатуның аянычлы нәтиҗәләре - 172 мөрәҗәгать;
- сыйфатсыз хезмәт күрсәтү - 67 мөрәҗәгать.
Әйтергә кирәк, Әлмәт территориаль органы белгечләренең өченче зат сыйфатында суд утырышларында турыдан-туры катнашуы кулланучыларга үз хокукларын судта яклауда ярдәм итүнең бик үтемле ысулы булып тора. Тормыш тәҗрибәсеннән күренгәнчә, суд эше кулланучылар файдасына төгәлләнгәндә судка кадәр тәртиптә куела торган башлангыч таләпләр суммасы судка кадәр тәртипне үтәмәгән өчен неустойкалар һәм штраф түләтү хисабына берничә тапкырга арта.
Шуны да билгеләп үтик: җавап бирүчеләрдән кулланучылар файдасына түләтелә торган суммалар һәм куллану бәхәсләре буенча суд карарлары банкын булдыру эшмәкәрләрне тәртипкә өйрәтә һәм эшне судка кадәр җиткермәүгә, эшне судта карап тикшерүгә кадәр кулланучы таләпләрен канәгатьләндерүгә яки эшне тикшерү барышында җәмәгать килешүен тәкъдим итүгә карата кызыксыну тудыра.