Аксубай районы эшмәкәрләрен өйрәтү

2017 елның 7 феврале, сишәмбе

Әле шушы көннәрдә генә Аксубай муниципаль районында башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары И.И.Муратшин катнашында алкогольле продукция сатучы эшмәкәрләр белән ЕГАИС системасыннан файдалану мәсьәләсенә багышланган киңәшмә булып узды. Моннан тыш юридик затлар һәм аларның сатучылары өчен ЕГАИС системасында эшләү һәм онлайн-кассалар эше буенча укыту-өйрәтү характерында семинар үткәрелде. Закондагы яңалыкларны Федераль салым хезмәтенең 12нче районара идарәсе һәм «Облако» ҖЧҖ вәкилләре аңлатты.

Киңәшмәдә шулай ук Түбән Кама территориаль органының контрольлек-инспекция бүлеге әйдәп баручы белгеч-эксперты Г.Г.Билаловның 2016 елда Аксубай районында алкогольле продукция сату турында чыгышы тыңланды. Чыгышта этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү, әйләнештә йөртү һәм (яки) куллану күләме турында декларацияләр тапшыру кагыйдәләре һәм тәртибе , шулай ук сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сату күләме турында декларацияләр тапшыру зарурилыгы игътибар үзәгенә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International