Кызык та, файдалы да очрашу

2017 елның 8 феврале, чәршәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәре “Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү”  №6 кече программасын тормышка ашыру кысаларында Мамадыш шәһәрендә хосусый эшмәкәр Л.Г.Хәбибуллинның  «Супер Эконом» кибетендә сатучылар һәм кулланучылар өчен өйрәтү характерындагы семинар үткәрде.

Иэң элек әлеге сәүдә объектында, уенчыклардан алып, аяк киеме һәм бизәнү-ясану әйберләренә кадәр, сәнәгать товарларының киң ассортименты тәкъдим ителүен әйтеп үтәргә кирәк.

Чара барышында семинарга җыелган халыкка “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының төп статьялары, претензияләрне дөрес итеп язу кагыйдәләре, мисаллар үрнәгендә низаглы хәлләрдән чыгу юллары, шулай ук куллану базары өлкәсендә сатучы белән кулланучы арасындагы үзара хокукый мөнәсәбәтләрне җайга салган законнардагы соңгы үзгәрешләр турында аңлатып үтелде. 

Чарада сатучы белән кулланучы арасында килеп чыгу ихтималы булган низагларны хәл кылу тәртибе; товарларны китереп бирү сроклары; сыйфатлы, әмма үлчәме, фасоны, төсе ягыннан яраксыз булып чыккан азык-төлек булмаган товарларны алыштыру мөмкинлекләре; техник яктан катлаулы сыйфатсыз товарларны алыштыру яки  кире кайтару мәсьәләләре конкрет мисалларда каралды, шулай ук кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм кулланучылар хокукларын яклау системасында дәүләт хакимияте органнары эшчәнлеге турында мәсьәләләр буенча фикер алышу булды.

Чараның югары дәрәҗәдә оештырылуы, белгечебезнең барлык сорауларга төпле җаваплар бирүе семинарга җыелган халыкның күңеленә бик хуш килде. Чарада катнашучылар мондый очрашулар үткәрүнең нәтиҗәлелеген, ярдәмне урында алуның бик уңайлы булуын билгеләп үтте. Очрашу йомгаклары буенча хосусый эшмәкәр чарада катнашучыларның һәммәсенә рәхмәт сүзләре җиткерде һәм мондый очрашуларның даими үткәрелүенә ышаныч белдерде.

Ахырда барча кешегә кулланучылар хокукларын яклау турында файдалы мәгълүматлар урын алган буклетлар өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International