2017 елның 10 февралендә Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Сарман районында яшәүчеләрнең хокукый яктан аң-белемнәрен үстерүгә, яшьләрне “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының төп нигезләмәләрен өйрәнү һәм соңыннан тормышта куллануга җәлеп итүгә юнәлдерелгән чаралар комплексын үткәрде.
Хезмәткәрләребез Сарман муниципаль районының Саклаубаш һәм Олы Нөркәй урта мәктәпләренең укытучылары һәм 8-10 сыйныф укучылары өчен дәресләр-практик семинарлар уздырды. Шулай итеп, аларга җиңел генә телдә кулланучылар хокукларын яклау турында Закон нигезләре хакында сөйләп үтелде. Моннан тыш балалар дәүләт органы вәкилләре белән “сорау-җавап” рәвешендә аралашуга да иреште. Аларга иң элек, кулланучының кем икәнлеген беләсезме, дигән сорау бирелде. Укучылар шундук әңгәмәгә кушылып, шушы һәм башка сорауларга җавап бирде. Шул ук вакытта алар “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага республика олимпиадасын үткәрү мәсьәләсе белән дә кызыксынды.
Шуннан соң Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре Саклаубаш авыл җирлеге китапханәсендә авыл халкы белән “Кулланучы белемнәре” дигән темага очрашу үткәрде. Очрашуга җыелган халык үзләренең тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашты, хокукларының ничегрәк санга сугылмаганлыгы һәм аларны ничек яклауга ирешкәнлеге турында сөйләде. Авылда яшәүчеләр кимчелеге ачыкланган товар сатып алу, сыйфатсыз хезмәт күрсәтелү мәсьәләләре буенча, аларга кайда ярдәм итә алулары һәм үз хокукларын яклауга ярдәм итү мәсьәләләре буенча белгечләребездән консультацияләр алды. Моннан тыш куллану базары бүлеге хезмәткәрләре гражданнарга 2017 елның гыйнварыннан кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә федераль дәүләт күзәтчелеген тормышка ашыру кысаларында тиешле планнан тыш тикшерүләр үткәрү өчен ихтимал нигез буларак, кулланучылар мөрәҗәгатьләрен карап тикшерүгә карата таләпләрнең үзгәрүе турында сөйләде. Кулланучыга кибеттә саклау срогы чыккан товар сатканда яки товар өчен тиешледән күбрәк акча алып калганда гражданинның санга сугылмаган хокукларын яклау (торгызу) максатыннан юридик затка, хосусый эшмәкәргә инде мөрәҗәгать иткәнлеген, әмма бу мөрәҗәгатьнең карап тикшерелмәгәнлеген яисә мөрәҗәгать итүче таләпләренең үтәлмәгәнлеген раслаган очракта гына “Роспотребнадзор” га шикаять тапшырып булачак.
Барлык чараларда мәгълүмати буклетлар һәм «Вестник потребителя» газетасы таратылды.