Мәктәп ашханәсе ничек эшли?

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Мәктәпләрдә тулы кыйммәтле ашату баланың акыл ягыннан һәм физик яктан нормаль үсеше нигезе булып тора. “Мәгариф турында” Россия Федерациясе Законы нигезендә, әлеге учреждениеләр укучыларны тулы кыйммәтле иртәнге ашлар һәм төшке ашка кайнар ризыклар белән тәэмин итәргә тиеш. Мәктәпләрдә балаларны тукландыру санитария кагыйдәләре һәм нормалары нигезендә җитди төстә җайга салына – аш-суның тиешле баланска китерелгән (аксымнар, май һәм углеводларның нисбәте оптималь булырга тиеш), комплекслы булуы кирәк. Моннан тыш ризык белән бала организмына туклыклы матдәләр генә түгел, бәлки витаминнар һәм минераллар да керергә тиеш. Ашханәненң әйбәт яктыртыла һәм җылытыла торган булуы кирәк. Кирәкле санда мебельнең булуы шарт.  Җитештерү бүлмәләре һәм азык-төлек блогы шавы, исенең ашханәгә эләкмәве зарури. Ашханәнең сәнгати-эстетик яктан бизәлеше, “сәламәт” туклану турында стендларның эшләнеп куелган булуы да мөһим. Бу кадәресе ашханә ишеген атлап кергәндә, баланың аппетитын кузгату өчен кирәк. Ә аппетит, белүебезчә, организмны ризык кабул итүгә һәм ашкайнатуга әзерли.

Шуларны истә тотып, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Әлмәт шәһәренең 24 нче урта мәктәбендә балаларны тукландыруны оештыру белән танышты. Чара барышында персонал белән шәхси гигиена кагыйдәләрен, шулай ук әлеге өлкәне, шул исәптән кулланучылар хокукларын яклау өлкәсен җайга салган кагыйдәләр һәм нормаларны  үтәүнең зарурилыгы турында әңгәмә булды. Мәктәп директоры мәктәптә балаларны тукландыруның сыйфаты буенча ата-аналар арасында сорашып-белешү оештырды. Соңыннан сорашып-белешү нәтиҗәләренә анализ ясалып, мәктәп директорына уку йортында балаларны ашатуны оештыруны яхшырту буенча аерым тәкъдимнәр җиткерелде.

Үткәрелгән чара нәтиҗәләре буенча Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетына белешмә мәгълүматлар җибәрелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International