Олы Әтнә сәүдә үзәгендә дежур тордык

2017 елның 17 феврале, җомга

Бу дөньяда кулланучы булу – җиңел генә эш түгел. “Клиент һәрвакыт хаклы!” дигән лозунгка карамастан, нинди дә булса товарлар сатып алганда яки хезмәт күрсәтелгәндә кулланучылар хокукларын бозу очракларына бик еш тап булырга туры килә.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге куллану базарында закон бозуларга юл куймау максатыннан чыгып кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә кулланучылар һәм сатучыларның аң-белемнәрен үстерү эшен дәвам иттерә. 15 февральдә Әтнә муниципаль районының Олы Әтнә авылындагы “Сәүдә” ҖЧҖ Сәүдә үзәгендә күчмә консультация үткәрелде.

Белгечләребезгә кулланучылар гына түгел, әлеге үзәктә эшчәнлек алып баручы хосусый эшмәкәрләр дә мөрәҗәгать итте. Эшмәкәрләрең күпчелеген үлчәме, формасы, төсе ягыннан яраксыз булып чыккан сыйфатлы кием-салымны башкасына алыштыру турында кулланучы таләпләренең ни дәрәҗәдә нигезле булуы һәм кире кайтару сроклары, бәя белешмәлекләрен эшләү, онлайн-касса турында сорауларга җаваплар кызыксындырды.

Гражданнардан һәм сәүдә үзәгендә эшләүче эшмәкәрләрдән алынган барлык сорауларга да тәфсилле җаваплар бирелде. Гражданнарга һәр конкрет очрак буенча, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре һәм “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы нигезендә, үзләренең хокуклары һәм бу хокукларны тормышка ашыру тәртибе аңлатылды.

Чара ахырында барча кешегә брошюралар һәм буклетлар рәвешендә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүмати белешмәлекләр һәм «Вестник потребителя» газетасы өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International