Әлмәттә тәүге тапкыр сыр фестивале узды

2017 елның 1 марты, чәршәмбе

2017 елның 24 февралендә Әлмәт шәһәрендә, беренче тапкыр буларак, сыр һәм табигый ризыклар фестивале үткәрелде. Шулай итеп, чарага җыелган кунаклар бик күп төрдәге сырларның тәмен татып карау, сыр кайнату һәм сырны кыздыру буенча мастер-классларда, шулай ук бәйгеләрдә катнашу мөмкинлегенә иреште.

Чын сыр сөтне әчетү һәм шул рәвешле килеп чыккан эремчекне эшкәртү нигезендә ясала.

Сыр составында аксым (15-27%), майлар (20-32%, коры матдәсендә –  55%ка кадәр), минераль матдәләр, А һәм В витаминнары бар. Әмма сыр – диета ризыгы түгел. 100г сырның энергетик кыйммәте 400 килокаллорийга җитә.

Сыр алыштыргысыз аминокислоталар, шул исәптән сирәк очрый  триптофан, лизин һәм метионин чыганагы булып тора. Мәгълүм булганча, организмга аминкослоталары кеше тукымалары һәм органнары аксымнарына охшаш аксымнар файдалырак. Сыр аксымнары шушы таләпләргә туры килә дә. Өстәвенә ул башка ризык аксымнарының аминокислоталарын баетуга да сәләтле. Монанн тыш сырда әйбәт үзләштерелә торган кальций бар.

Россиянең сыр җитештерүчеләре бик тиз генә вакыт эчендә яңа сортлар җитештерергә өйрәнде. Фестивальдә моцарелла, сулугуни, рикотта, халуми, фета, камамбер һәм белпьер кнолле сортлары тәкъдим ителде. Гомумән, сортлар күзләрне камаштырылык дәрәҗәдә күп иде.  Ә менә сырның төсе сыер сөтенең составына бәйле (бу кадәресе сыерны нәрсә белән тукландырудан тора).

“Сыр фестивале иң элек Татарстан җитештерүчеләрен һәм аларның табигый продуктларын таныту өчен үткәрелә, – дип билгеләп үтте Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Андрей Подовалов. – Сатып алучыларга, чыннан да, сыйфатлы сыр сатып алуларына инану мөмкинлеге алу бик әйбәт бит. Хәзер без, аерым алганда, Әлмәттә өстенлекле тармаклар буенча туклану продуктларын җитештерүне үстерергә тырышабыз. Бүген безнең фестивальдә катнашучы 20 җитештерүче арасыннан унысы – сыр җитештерүче. Әлмәттән – өчәү. Сыр кайнату – бик зур хезмәт. Сыр ясау белән армый-талмый шөгыльләнүче, бүген исә безгә килергә дә вакыт тапкан эшмәкәрләргә зур рәхмәт сүзләре ирештерәсе килә. Җитештерүчеләр һәм кулланучылар берсен-берсе бер урында ук эзләп тапсыннар өчен мондый чараларны ешрак оештырырга тырышачакбыз. Зур холдинглар сыр ясый анысы. Ә менә Татарстанда мондый батыр эшмәкәрләр саны күп түгел. Аларны чорыбызның каһарманнары дип исәпләргә була хәтта”.

Әйтергә кирәк, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре төрле акцияләрдә, фестиваль, дегустацияләрдә гражданнарыбызның елдан-ел активрак катнашуын күреп-билгеләп килә. Фестивальдә Әлмәт территориаль органы белгечләре гражданнарыбызга кулланучы буларак үз-үзләрен дөрес итеп тоту, үз хокукларын законнар нигезендә яклау буенча киңәш-табышлар бирде; товарлар сатып алганчы, түләүле хезмәт күрсәтүгә заказ биргәнче яки хуҗалык эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә килешүләр төзегәнче нинди гамәлләр кылырга кирәклеген һәм аларның эзлеклелеген аңлатып үтте.

Чара барышында кулланучыларга, мөстәкыйль өйрәнү өчен, норматив-хокукый актлар, кулланучылар өчен белешмәлекләр, «Вестник потребителя» газеталары өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International