2017 елның 10 мартында Чаллы шәһәренең «Арзан» Сәүдә үзәгендә куллану законнарын тормышта куллану мәсьәләләре буенча кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә субъектларга консультация ярдәме күрсәтү максатыннан “Түгәрәк өстәл” үткәрелде. Әлеге чара Кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында уздырылды.
Сәүдә үзәгенә килүчеләрнең, эшмәкәрләрнең игътибарын ныграк җәлеп итү өчен белгечләребезнең биредә эшләве турында эчке элемтә аша игълан ителде. Шуннн инде белгечләребез, вакытны сузмыйча, сәүдә павильоннарына юнәлде. Тик башта аларны кабул итәргә атлыгып торучы булмады. Әмма танышып, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеге турында сөйләп үтелгәннән соң инспекция әзерләгән буклетлар таратылгач, сорау-арты сорау ява башлады, кайберәүләр хәтта үзләренең проблемалары белән уртаклашудан да кыенсынып тормады.
Эшмәкәрләр арасыннан берсе, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 25 статьясы нигезендә шиньоннарны кире кайтарып һәм башкасына алыштырып булмый, ә бүрекләрне - була, гәрчә икесе дә шул бер үк куллану үзенчәлекләренә ия, дип аптырашта калуын сөйләп бирде.
Шулай ук, форсаттан файдаланып, үлчәме ягыннан яраксыз булып чыккан хатын-кыз итеге өчен түләнгән акчасын кире кайтаруда ярдәм кулы сузуны сорап эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә мөрәҗәгать иткән кулланучының язмача мөрәҗәгате урында ук каралды. Хосусый эшмәкәр “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның кайбер нигезләмәләренә төшендерелде, шуннан соң бу ханым кичекмәстән кулланучының таләбен канәгатьләндерү карарына килде.
«Арзан» Сәүдә үзәге сатып алучылары, кызыклы әңгәмәгә игътибар итеп, чарага кушылуларын үзләре дә сизмичә калды.
Шулай итеп, “Консультация өстәле” эше вакытында 9 хосусый эшмәкәргә һәм 8 кулланучыга консультация бирелде.
Чарада катнашучыларның һәркайсына “Кайнар линия” телефонының эшләве турында, аның аша теләгендә булган һәркемнең кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча квалификацияле бушлай ярдәм алу мөмкинлегенә ия булуы турында хәбәр ителде.
Ахырда «Алан» сәүдә үзәге җитәкчелеге үткәрелгән чара өчен белгечләребезгә рәхмәт белдерде.