Дустанә очрашулар

2017 елның 29 марты, чәршәмбе

2017 елның мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы белән расланган 2025 елга кадәр Россия Федерациясендә өлкән буын мәнфәгатьләрендә гамәлләр стратегиясенең беренче этабын Татарстан Республикасында тормышка ашыру буенча  2017-2020 елларга чаралар планы нигезендә өлкән буын вәкилләре белән Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган тематик очрашулар үткәрде.

Очрашулар, өлкән буын кешеләренең кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге хокукый аң-белемнәрен үстерү, аларны бу җәһәттән күбрәк мәгълүматлы итү максатыннан чыгып, 25нче китапханә-филиалда “Добрые встречи” клубы әгъзалары белән һәм 30 нчы китапханә-филиалга йөрүчеләр белән уздырылды. Чараларны оештыруда Казан шәһәре үзәкләштерелгән китапханәләр системасының методика бүлеге хезмәткәрләре катнашты.

Очрашу өлкән яшьтәге абый-апаларда зур кызыксыну уятты. Торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү; сыйфатсыз азык-төлек һәм башка товарларны кире кайтаруга хокуклар турында күп кенә сораулар бирелде. Кайберәүләрне, аптека хезмәткәре кулланучыны шундый ук, әмма бәясе арзанрак булган даруларның ассортименты белән таныштырырга тиешме-юкмы; сыйфатсыз товар сатылганда яки сыйфатсыз хезмәт күрсәтелгәндә кулланучы хокукларыннан ни рәвешле файдаланырга; сатучыга шикаять белән яки торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү мәсьәләсе буенча кайда мөрәҗәгать итәргә, дигәнрәк сораулар  кызыксындырды.

Очрашуда өлкән яшьтәгеләр телефон аша төрле хезмәт күрсәтүләрдән файдаланырга “кодалаучылар” белән нәрсә эшләргә, алар белән ничек сөйләшергә, мондый оешмаларның гамәлләре законлымы-юкмы, кебек сораулар  бирергә дә кыенсынып тормады.

Белгечләребез, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Россия Федерациясе Законы нигезләмәләренә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренә,  Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 15.08.1997 ел, № 1025 карары белән расланган Көнкүреш хезмәтләре күрсәтү кагыйдәләренә таянып, кулланучылар хокукларын бик җентекләп аңлатты. Очрашулар барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе турында, оешманың кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге вәкаләтләре турында да мәгълүматлар бирелде.

Чараларда шулай ук хәмердән агулануларны кисәтү чаралары аңлатылды. Белгечләребез өлкән яшьтәге апа-абыйларга фәкать алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензиясе булган сәүдә предприятиеләреннән генә (әлеге лицензия турында мәгълүматлар кулланучылар өчен мәгълүматлар урын алган стендларда күрсәтелергә тиеш) сатып алырга; хәмер продукциясен сатып алганчы, шешәнең “тышкы кыяфәте”н яхшылап карарга кирәклеген: этикеткасы һәм контрэтикеткасының тигез итеп ябыштырылган, ертылмаган булуын, бөкесенең борылып йөрмәвен, шешәгә акциз маркасы яки махсус марка ябыштырылган булырга, шешә төбендә утырма хасил булмаска, хәмер эчендә чит-ят әйберләрнең йөзеп йөрмәскә тиешлеген (коллекция шәрабларыннан тыш) бәйнә-бәйнә аңлатты.

Очрашуларда катнашучылар шулай ук кулланучының товарлар сыйфаты һәм аларның килеп чыгышы турында документларны таләп итүгә хокуклы булуын белде.  Алкогольле продукцияне җитештерүнең легальлеген раслау максатыннан, сатып алучы сатучыдан продукциянең ЕГАИСта (бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы) теркәлгәнлеген раслаган,  QR-код белән, чек һәм фискаль чек алырга тиеш, дип аңлатылды.

Очрашулар дустанә җылы рухта узды. Чараларга җыелган халык үзләренә файдалы һәм кызык мәгълүматлар ирештергән белгечләребезгә рәхмәт сүзләре җиткерде.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International