Мөрәҗәгать – иң элек ярдәм сорау дигән сүз

2017 елның 31 марты, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре “Роспотребнадзор” хезмәтенең ТР буенча идарәсе территориаль бүлекләре белгечләре белән берлектә гражданнарны уртак кабул итү чараларын дәвам итә.

Әйтергә кирәк, уртак кабул итүләр гадәти күренешкә әйләнде инде. Мондый чаралар барышында белгечләребез мөрәҗәгать иткән һәр кешегә киңәш-табышлар бирә һәм алга таба шушы мөрәҗәгать буенча тиешле чаралар күрелә.

Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү – территориаль органнар эшчәнлегендә өстенлекле иң мөһим юнәлешләрнең берсе. Ә инде уртак бурычыбыз – гражданнарның мөрәҗәгатьләрен, шикаятьләре, проблемаларын игътибарсыз калдырмыйча, аларны тиз генә вакыт эчендә карау, кирәк булганда  - кичекмәстән чаралар күрү.

  Март аенда, “Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” озак сроклы максатчан программасы кысаларында, кулланучыларның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча эшчәнлекне координацияләү һәм аның нәтиҗәсен яхшырту максатыннан чыгып, Азнакай шәһәрендә гражданнарны уртак кабул итү оештырылды.  Чарада кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы 7 мәсьәлә белән мөрәҗәгать ителде. Кабул итү барышында шулай ук кулланучылар хокукларын яклауның аерым аспектлары буенча да фикер алышу булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International