2017 елның 5 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Әтнә районы Олы Әтнә авылында “Затлы” сәүдә йорты сатучылары өчен семинар үткәрде.
Сатучыларга куллану базары эшчәнлеген җайга салучы гамәлдәге законнарны аңлату чараның төп максатына әйләнде.
Очрашу әңгәмә рәвешендә узды. Аның барышында кулланучылар тарафыннан претензияләр кую ысуллары һәм тәртибенә, низаглы хәлләрдән чыгу юлларын эзләгәндә якларның хокуклары һәм бурычларына кагылышлы күп кенә мәсьәләләр каралды. Чарада катнашучыларга РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре һәм “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы аңлатылды.
Семинарда катнашучылар игътибарына кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү тәртибе, сатудагы товарларга бәя белешмәлекләрен эшләү һәм аларны урнаштыру кагыйдәләре, товарларны сертификацияләү һәм декларацияләү турында мәгълүматлар җиткерелде.
Моннан тыш беренче чиратта кирәкле социаль әһәмиятле азык-төлек товарларын сату мәсьәләсенә кагылып үтелде. Шулай ук территориаль орган белгече сәүдә хезмәткәрләрен азык-төлек товарларының яраклылык срокларын, саклау шартларын үтәүне, товарларда тулы һәм дөрес мәгълүматларны күрсәтүне контрольлектә тотуны аерым игътибар үзәгенә алырга чакырды.
Семинарда үзләштерелгән белемнәрнең сатучы белән сатып алучы арасында килеп туган мәсьәләләрне профессиональ дәрәҗәдә хәл кылу мөмкинлеге бирүенә, ә моның кибет имиджына уңай йогынты ясавына өметләнеп калабыз.