Закон көтеп ятмый

2017 елның 19 апреле, чәршәмбе

Менделеев шәһәрендә яшәүче бер ханым үз хокукларын яклау максатыннан, тәгаенләп әйткәндә, сыйфатсыз телефон өчен түләнгән  2900 сум күләмендә акчасын кире кайтарып алуга ярдәм итү үтенече белән ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына мөрәҗәгать итте. Баксаң, ул инде моннан  4,5 ай элегрәк товарны гарантия ремонтына тапшырган икән. Әмма телефон хуҗасына 45 көн эчендә кире кайтарылмаган. Сатып алучы түләнгән акчасын кире кайтаруны сорап телдән мөрәҗәгать иткәч, сатучылар телефонның сәүдә ноктасыннан урлап китүләре, тапкач та акчаны кире кайтарырга ниятләүләре турында белдергән. Сатып алучының бу хәлгә бик яман ачуы чыккан...

Кулланучының язмача мөрәҗәгате буенча салон җитәкчелеге исеменә, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законны аңлатып, хат җибәрелде. Бер атнадан соң сыйфатсыз телефон өчен түләнгән акчасы кулланучыга, ниһаять, кире кайтарылды.

“Эш акчада түгел, ә сатучыларның намусын җуюында”... дип, хәләл акчасын алганда көрсенеп куйды телефон “маҗарасы”на юлыккан ханым.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International