Производствода җиренә җиткереп тегелмәгән күлмәк өчен түләнгән акчасын кире кайтару буенча законлы хокукларын канәгатьләндермичә, кулланучының теңкәсенә тигәннәр.
Биектау районында яшәүче бер ханым Арча шәһәренә кунакка килгәч, «Радуга» Сәүдә үзәгендәге кибетләрнең берсендә 2600 сумлык күлмәк сатып алган. Өенә кайтып, сатып алган товарын җентекләп карый торгач, күлмәкнең җиңнәрендә һәм җилкә турындагы тукымасында, нәрсәгәдер эләккән кебек, вак кына тишекләр хасил булганлыгын күреп алган. Ертык күлмәк өчен түләнгән акчасын кире кайтару үтенече белән сәүдә ноктасына мөрәҗәгать иткәч, янәсе, тишекләр кулланучының үз гаебе белән килеп чыккан дип, ханымга таләбен канәгатьләндерүдән тупас төстә баш тартканнар. Шуннан соң инде кулланучы ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына киңәш-табыш сорап мөрәҗәгать итәргә булган.
Территориаль орган белгече аңа “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы нигезендә кулланучы хокукларын аңлатып, сәүдә ноктасының хуҗасы – хосусый эшмәкәр исеменә претензия язарга булышты. Сатучының товарга бәйсез экспертиза үткәрү үтенечен кире кагуы сәбәпле кулланучы экспертизаны үз хисабына хәл итте. Экспертиза бәяләмәсе күлмәктәге кимчелекнең – күлмәк эчлегенең трикотаж тукымасындагы вак кына тишекләрнең производствода юл куелган кимчелек булып торуын, бу кимчелекнең, трикотаж материал калынлыгын абайлап тормастан, энәнең ялгыш сайлап алынуы һәм эчлек материалын күлмәкнең өске, аскы өлешләрендәге җөйләренә үтмәс энә белән тегелеп куелуы аркасында килеп чыгуын күрсәтте. Берочтан тукымасында тишекләр хасил булган киемнең (хатын-кызлар күлмәге) брак булып торуына ачыклык кертелде.
Шулай итеп, сатып алынган күлмәгендәге тишекләрнең производство хатасы булып торуын эксперт бәяләмәсе нигезендә раслаганнан соң гына кулланучыга яраксыз кием өчен түләнгән акчасы һәм экспертиза үткәрүгә бәйле барлык чыгымнары кире кайтарылды.