Кулланучы колагына

2017 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына дарулар яки тонометрларны алыштыру яисә кире кайтару мөмкинлеге буенча күп кенә мөрәҗәгатьләр алына.

Закон нигезендә, сыйфатына бәйле рәвештә, товарны кире кайтаруның билгеле бер кагыйдәләре билгеләнгән. Бу кагыйдәләр даруларга һәм медицина техникасына да кагыла.

Сыйфатлы булганда, дару препаратларын, чыннан да, башкасына алыштырып яки кире кайтарып булмый. Хәтта әле аптекадан чыгып китмәгән булсагыз да, сез аны кире кайтара алмыйсыз. Фармацевт чек биргәннән соң даруны кире кайтару мөмкин түгел. Тик фармацевтның, ялгышып, сез сораганны түгел, ә башка даруны сатып җибәрүе бар. Әйтик, гель урынына мазь тоттырса, нишләргә? Бу очракта фармацевт, сатып алу бәясен яңадан исәпләп, товарны башкасына алыштырып бирүгә бурычлы.  Яки медицина ягыннан каршы килүләре һәм бер органны дәвалаганда икенчесенә зыян салу ихтималы кисәтелмәгән килеш кенә сәламәтлек өчен куркынычсыз буларак тәкъдим ителгән дару сатып алдыгыз ди. Инструкциясе белән танышкач кына, башка “иярчен” авырулардан да  интегүегез сәбәпле, төп авыруга каршы “көрәштә” бу препаратны һич тә кулланырга ярамавына төшендегез. Нишләргә?  Эшләр болайга киткәндә, табибтан авыруларыгыз турында белешмә алып, аптекага килергә һәм преператны  кире кайтаруларын яисә алыштыруларын таләп итәргә мөмкинсез. Шул ук вакытта фармацевтның үзегезгә тулы мәгълүматлар бирмәгәнлеген дәлилләү өчен шаһит белән килүегез әйбәт.

  Сыйфатсыз дару препаратларына килгәндә, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның 18 статьясы нигезендә, кулланучы кимчелекләре күренеп торган яки күренеп тормаган товарны кире кайтаруга хокуклы.

Дару препаратының кимчелеге түбәндәгеләрдән гыйбарәт булырга мөмкин:

- даруның яраклылык срогы чыгу;

- маркировкасындагы теге яки бу җитешмәүчәнлек (сериясе һәм яраклылык срогының гомумән күрсәтелмәгән булуы яки тартма-төрелмәсендә күрсәтелгән яраклылык срогының препаратта күрсәтелгәнгә туры килмәве);

- даруны куллану буенча инструкциясенең башка препаратныкы булуы яки аның гомумән булмавы;

- даруның инструкциясендәге тасвирламасының чынбарлыктагы төсенә, исе, төрелмә-савыты, дозировка, күләме, формасы яки консистенциясенә туры килмәве;

- препаратның төрелмә-савытының кимчелекле булуы (мәсәлән, бөкесе, капкачы, тартмасы ертылган-ватылган, чатнаган, герметиклыгы югалган  булу һ.б.).

Бу очракларның һәркайсында сатып алучы сыйфатсыз дару препаратын кире кайтаруга яки башкасына алыштырып алуга хокуклы.

Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Киңәш-табыш кирәк булса, түбәндәге адрес буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына мөрәҗәгать итегез: 422000, ТР, Арча ш.. Банк ур., 2а й., тел. 884366 3-28-93.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International