Матавыклы эскәтер

2017 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

Чаллыда яшәүче бер ханым гүзәл затларның иң яраткан урыны – кухня бүлмәсен матурларга уйлаган.   Күңелләрне үсендерердәй кояшлы матур май көннәре – моны хәл итеп кую өчен менә дигән чор лабаса...

Ханым әнә шундый уйларга чумып,  «Алан» сәүдә комплексында кырыйлары бөрмәләп эшләнгән бик тә купшы эскәтер-клеенка сатып алган. Метрлап сатыла торган түгел, бәлки аерым төрелмәдәге бу эскәтер бәясе пенсионер өчен шактый ук кыйммәткә – 1000 сумга төшкән. Өенә кайтып, төрелмәне ачып җибәргәч, эскәтернең бик нык бөгәрләнүен күреп, кулланучы ханымның кәефе киткән. Өстәлгә җәеп салганнан соң да тигезләнмәс дип уйлап, пенсионер тизрәк янә сәүдә комплексына килеп, товарны башкасына алыштырырга карар кылган. Эшмәкәр товарына әнә шундый дәгъваны ишеткәч, бөгәрләнгән эскәтер-клеенка урынына киштәгә элеп куелганын алып бирүне тәкъдим иткән. Өлкән яшьтәге ханым, әлбәттә инде, моңа нык сөенгән. Сөенеченнән, үзенә алыштырып  бирелгән товарны, карап та тормастан, сумкасына салган да кош тоткандай өенә “очкан”. Әмма өенә кайтып, эскәтерне түгәрәк өстәленә җәеп куйгач, бөрмәләренең ышкылып ямьсезләнүен күреп алганнан соң янә кайгыга төшкән.  Бу юлы инде эшмәкәр товарның сыйфатына, дөресрәге, сыйфатсыз булуына кабаттан ирештерелгән дәгъваны ишетәсе дә килмичә, сатып алучының таләбен канәгатьләндерүдән катгый төстә баш тарткан. Шуннан соң кулланучыбыз Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә мөрәҗәгать итәргә булган.

Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре кулланучының әлеге мөрәҗәгате буенча “Түгәрәк өстәл” очрашуы үткәрелде. Анда хосусый эшмәкәргә кулланучы хокуклары турында мәгълүматлар ирештерелде, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының 18 статьясы аңлатылды.

Очрашу нәтиҗәсендә хосусый эшмәкәр товар бәясенә 200 сумлык ташлама ясарга тәкъдим итте. Бу исә ике якны да канәгатьләндерде. Хәзер инде кулланучы ханымның эшмәкәргә дәгъвасы юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International