15 декабрьдә Россия Үзәк банкы “Татфондбанк” ГАҖнең финанс хәле тотрыксыз булуга һәм кредиторларының, шулай ук кертемчеләренең мәнфәгатьләренә куркыныч янауга бәйле рәвештә, оешмага алты айга вакытлы идарә керткән иде. Бу вазыйфа Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгына йөкләнде. Банк 12 декабрьдән банкоматлардан акча алуга һәм кертемнәрне бирүгә чикләүләр кертте.
Татарстан Республикасының Арча районында яшәүче кайберәүләр дә “Татфондбанк” ГАҖ эшчәнлегендәге чикләүләрдән зыян күргән клиентлар арасына эләккән булып чыкты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә банк кредитларына түләүләрнең һәм башка түләүләрнең “барып җитмәвенә” бәйле рәвештә претензия тутыруга ярдәм итү үтенече белән кулланучылардан 24 гариза, шундый ук сәбәп буенча кулланучылар хокукларын судта яклауда юридик ярдәм күрсәтү турында 7 гариза һәм займ средстволарыннан фактта файдаланып булмауга бәйле рәвештә кредит килешүен төзелмәгән дип тану турында дәгъва гаризасын әзерләү хакында – 1 гариза керде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре дәгъва гаризалары проектларын әзерләде, өченче зат сыйфатында суд утырышларында катнашты.
Суд куелган барлык дәгъвалар буенча кулланучылар таләпләрен канәгатьләндерде. Банк хезмәте күрсәтү килешүләрен өзү һәм түләнгән акча средстволарын, түләү комиссияләрен, читләрнең акчасыннан файдаланган өчен процентлар, китерелгән зыян өчен түләтү, мораль зыянны компенсацияләү һәм штраф түләтү турында карарлар кабул ителде.
Кредит килешүен төзелмәгән дип тану турында дәгъвага һәм килешүне төзелмәгән дип тануның нәтиҗәсен куллануга: кредит буенча түләнгән акча средстволарын, түләү комиссияләрен, читләрнең акчасыннан файдаланган өчен процентларны түләтү, мораль зыянны компенсацияләү һәм штраф түләтүгә тәфилләбрәк тукталып үтәсе килә.
2016 елның 7 декабрендә, бер яктан, кулланучылар – бергәләп займ алучылар: С.һәм Р. белән һәм, икенче яктан, “Татфондбанк” ГАҖ белән 36 айга 18,99%лы ставка белән 400000 сумга кредит килешүе рәсмиләштерелгән. Килешү шартлары нигезендә, кредит бирү датасы булып кредит суммасын Займчы счетына күчерү датасы тора. Займ средстволарын күчерү өчен, счет буенча пластик карта бирелгән. Әмма кулланучыларның картадан кредит суммасын алу омтылышы барып чыкмаган: пластик карта ябылган булып чыккан.
Бу хәл “Татфондбанк” ГАҖгә язмача претензия белән мөрәҗәгать итү сәбәбенә әйләнгән. Җавапта килеп туган хәлнең җайга салынасы күрсәтелгән.
Шул ук вакытта займчылар кредит өчен 20 мең сумнан артыграк күләмдә ике тапкыр түләп куйган. Шул рәвешле аларга фактта кредитның бирелмәвенә бәйле рәвештә зыян килгән.
“Татфондбанк” ГАҖ займчыга акча средстволарын тапшыру буенча үз бурычларын үтәмәве аркасында кредит фактта бирелмичә калган. Бу исә кредит килешүен төзелмәгән дип тану турында дәгъва белән судка мөрәҗәгать итү һәм шуңа бәйле рәвештә нәтиҗәләр куллану өчен сәбәпкә әйләнде.
“Судларда кулланучылар хокукларын яклау турында бәхәсләр буенча гражданлык эшләрен карап тикшерү турында” 28.06.2012 ел, N 17 РФ Югары Суды Пленумы карарының 3 пунктындагы “д” пунктчасы нигезендә, физик затларга банк тарафыннан кредитлар (займнар) бирү финанс хезмәте күрсәтү булып тора һәм кулланучылар хокукларын яклау турында законның җайга салу өлкәсенә керә.
Шулай итеп, тапшырылган дәгъва нигезендә, кредит килешүе төзелмәгән дип танылды һәм моның хокукый нәтиҗәләре кулланылды: РФ Гражданлык кодексының 395 статьясы нигезендә, кредит буенча түләүләр рәвешендә китерелгән зыян, шулай ук читләрнең акча средстволарыннан файдаланган өчен процентлар түләтелде, мораль зыян компенсацияләнде һәм суд кулланучыга бирүне таләп иткән сумманың 50 проценты күләмендә штраф түләтелде.