2017 елның 5 маенда Арча территориаль органы начальнигы Б.И. Кадыйров һәм Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренең өйләренә барып, Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады һәм аларга күчтәнәчләр тапшырды. Ветераннар, үз чиратында, сугышта күргәннәрен сөйләп, хәтер-хатирәләре белән уртаклашты, бүгенге тормыш-көнкүрешләренә дә кагылып үтте. Кайберәүләре, зур горурлык хисе белән Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов исеменнән килгән котлау хатларын да күрсәтте.
Очрашулар барышында сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе функцияләре, бурычлары, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының төп нигезләмәләре аңлатылды. Һәммәсенә кулланучылар өчен файдалы мәгълүматлардан торган “Кулланучыга белешмәлек” буклетлары өләшенде.
Чарада катнашучыларның барчасы үзләренә күрсәтелгән игътибар өчен зур рәхмәт сүзләре ирештерде. Үз чиратыбызда, без дә аларга олы рәхмәтебезне, Бөек Ватан сугышында катнашкан һәркем алдында чиксез бурычлы булуыбызны белдердек.