Онытылмасын!

2017 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

 Иң зур, иң дулкынландыргыч бәйрәмебез – Җиңү көнен билгеләп үттек.

Әйе, сугыш һәр гаиләдә диярлек үзеннән эз калдырды. Илебезнең 40 миллион улы-кызы яу кырларыннан кайта алмады. Халкыбыз сугышның бөтен авырлыгын үз җилкәсендә кичерде: кан койды, ачлыктан интекте, үзенә калдырмыйча, соңгысын фронтка озатты.

Россиядә, гомумән, бөтен дөнья күләмендә диярлек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган тантаналы чаралар булып узды. Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре ведомство карамагындагы барлык районнарда узган күп кенә чараларда катнашты.

Бәйрәм алдыннан белгечләребез ел саен үткәрелеп килә торган “Георгий тасмасы” (берничә йөз еллар дәвамында рус гаскәрләренең җиңүләре символы) акциясен дә игътибардан читтә калдырмады. Россия империясенең иң югары хәрби бүләген  - Изге Георгий орденын Бөек Екатерина гамәлгә куйган. Кызыл Армиядә аны Дан ордены (кысасы кара-кызгылт сары төстәге гвардия тасмасы белән тышланган) алыштырган. Солдатлар фронтта кара төсне – дары төсе дип, кызгылт сары төсне – ялкын төсе дип атап йөрткән. Бу – батырлык һәм шанлылык билгесе.

Территориаль орган фойесында хезмәткәрләребезнең якыннары – ветераннар фотосурәтләре һәм биографияләре, ветераннарга рәхмәтләре чагылдырылган балалар рәсемнәре белән бәйрәм стенды урнаштырылды. Ә инде 2017 елның 5 маенда Түбән Кама шәһәренең “Гайдарчы” яшүсмерләр клубында бәйрәм белән котлау булды. Микрорайон ветераннарын Җиңү көне белән 17 нче микрорайон депутаты Борһанов Радий Фәрит улы тәбрикләде. Ветераннарга ул бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырды.

Бәйрәмдә шулай ук “Яшүсмерләр клублары үзәге” муниципаль бюджет учреждениесе директоры, микрорайонның Ветераннар советы рәисе, Җирле үзидарә советы рәисе, Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы катнашты. Бу көнне тыл хезмәтчәннәренә аеруча зур ихтирам-хөрмәт күрсәтелде: очрашуда клубка йөрүче балалар тетрәндергеч шигырьләр сөйләде, сокландыргыч итеп җырлады, биеде. Ветераннар исә, үз чиратында, балаларга үзләренең балачагы, эшчәнлекләре һәм сугыш чоры турында сөйләде... Бәйрәм чәй өстәле янында тәмамланды.

9 майда Аксубайда митинг Мәңгелек утка һәм Бөек Ватан сугышы каһарманнары һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. Митингка иң беренчеләрдән булып килүчеләр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Аксубай районындагы бүлеге ветераннары иде. Алар арасында эчке эшләр органнарында 22 ел чамасы эшләгәннән соң бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органында хезмәт куючы белгечебез  Г.Г.Билаловны күрү аеруча рәхәт булды.

Түбән Кама шәһәрендә инде менә өченче тапкыр “Үлемсез полк” бөтенхалык акциясе уздырылды. 2015 елда анда -  4 мең, 2016 елда – 19 мең кеше катнашса, быел бу сафлар тагын 8 мең кешегә ишәйде. Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре дә сугышта катнашкан якыннарының фотосурәтләрен күтәреп баручылар сафларында атлады.

Бәйрәм тәмам. Күңелдә, 9 майда гына түгел, көн саен шулай булсын иде, дигән теләк бар!  Бөек Ватан сугышында катнашучыларыбыз саны кимегәннән-кими. Әйе, вакытны җиңеп булмый, әмма истәлекне саклап була. Сугыш еллары ничек кенә еракта калмасын, без бабаларыбызның - гаять зур һәм иркен советлар иле халкының Җиңү алып килүен онытмаска тиешбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International