2017 елның 11 маенда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Носы китапханәсендә авыл халкы белән очрашты.
Очрашу гражданнарны кулланучыларның төп хокуклары белән, көндәлек тормышта, кулланучылар буларак, үз хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләрен ничегрәк сакларга-якларга кирәклеге белән таныштырды.
Хезмәткәрләр куллану базарында катнашучыларның хокукларын һәм бурычларын, товарны ничек итеп дөрес сайларга һәм үз хокукларын яклап ничек көрәшергә икәнлеген аңлатты. Шуннан соң сөйләшү салмак кына азык-төлек товарларын, алкогольле продукцияне сату кагыйдәләренә күчте. Чөнки аларга да сыйфатсыз товарлар сатып алуга бәйле күңелсез хәлләрдә калырга туры килгәләгән.
Азык-төлек товарларын сатып алу кагыйдәләре һәм товар төрелмәсендә җитештерүчесе, җитештерү датасы, яраклылык срогы һ.б. күрсәтелү зарурилыгы аерым игътибар үзәгенә алынды. Шулай ук кулланучылар көндәлек тормышта барыннан да ешрак юлыккан хәлләр каралды. Берочтан формасы, габаритлары, төсе, үлчәме буенча яраксыз булып чыккан сыйфатлы товарны башкасына алыштыру һәм кире кайтару мәсьәләләренә дә тукталып үтелде.
Гомумән, кыска гына вакыт эчендә халыкны кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар бирелде.
Шулай ук очрашуда катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләрне судка кадәр һәм судта хәл кылу тәртибе турында сөйләп үтелде, шулай ук сатучы (җитештерүче) исеменә претензияләр язып тапшыру буенча киңәш-тәкъдимнщр ирештерелде.
Мөрәҗәгать иткән барча кешегә куллану базары өлкәсендә күп кенә мәсьәләләрнең асылына төшәргә ярдәм иткән мәгълүмати буклетлар тапшырылды.
Шулай итеп, кабул итү сизелмичә дә узып китте. Авыл халкы чарадан канәгать калып, мондый файдалы очрашуларны ешрак уздыру теләген ирештерде.