Сатучы еш кына, теге яки бу бәхәсле хәлләр килеп туганда, закон нигезләмәләрен үзенә “яраклаштырып” кулланырга тырыша. Өстәвенә кайбер сатучылар килеп туган хәлне дә нәкъ менә үз файдасына борып җибәрергә тырыша.
Түбән Кама шәһәрендә халык арасында яхшы ук танылган кибетләрнең берсендә машинасы өчен мөһим бер деталь (югары көчәнеш ярдәмендә шәмнәрдә очкын барлыкка китерә торган төп элемент) сатып алган Н. дигән кулланучыбыз да шундый хәлдә калган. Яңа гына сатып алынган әйбердә ниндидер кимчелек пәйда булыр дип башына да китермәгән ул. Әмма, кызганычка, пәйда булган шул. Сатып алучыга, товарыннан билгеләнеше буенча рәтле-башлы файдаланырга да өлгермәстән, товардагы кимчелеккә бәйле рәвештә сатучыга мөрәҗәгать итәргә туры килгән.
Иң элек шуны билгеләп үтик: кабызу модуле, югары дәрәҗәдә ышанычлы һәм нык булуга карамастан, теләсә кайсы башка механизм кебек үк, сафтан чыгарга мөмкин. Детальләренең брак булуы яки сафтан чыгуы, сыйфатсыз җыелган булуы бар. Брак булган комплектлау детальләре тизрәк ватыла һәм башка узеллар яки система элементларын да үзенә “ияртеп”, сафтан чыгара. Тормыш тәҗрибәсеннән күренгәнчә, сыйфатлы компонентлар сайлап алу һәм аларга әледән-әле диагностика үткәрү модульгә озак вакытлар буе эшкә сәләтле булып калу мөмкинлеге бирә.
Кибет сатучылары детальне караганнан соң товарда завод брагы булуын раслаганнар һәм кулланучының таләбен канәгатьләндерү өчен товар чегын, тартмасын алып килергә тәкъдим иткәннәр. Тик Н. чекны, алай-болай кирәге чыкса, дип җыеп куюын, ә менә тартмасын инде чүплеккә ыргытуын искә төшергән. Сатып алучы бу хакта шундук сатучыга әйткән. Әмма, кызганычка, җитештерүче-завод бу детальне кабул итә алмый, чөнки савыты һәм товар рәвеше сакланмаган, дип кулланучыбызның кәефен кырганнар.
Шуннан соң инде Н., борчылып, Түбән Кама территориаль органына ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә булган. Биредә белгечләребез, моң-зарын тыңлаганнан соң, кулланучыга товар рәвеше саклануының «Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 25 статьясында күздә тотылып, фәкать сыйфатлы товарны башкасына алыштыру очрагында гына кулланылуын аңлатты. Ә бу очракта әлеге РФ Законының 18 статьясы ( аның нигезләмәләренә туры китереп, кимчелекле товар сатып алуга бәйле рәвештә кулланучы таләпләре җайга салына) кулланылырга тиеш. Бу статьяда исә товар рәвеше һәм товар төрелмәсен саклау турында бернинди дә сүз юк.
Хосусый эшмәкәр исеменә язмача запрос җибәреп, кибет хезмәткәрләренә өйрәтү-аңлату характерындагы чара үткәрелгәннән соң мәсьәлә уңай якка хәл ителде. Кулланучыга товар өчен түләнгән акчасын кире кайтару тәкъдим ителде. Шул ук вакытта сатучылар Закон эчтәлегенә төшенеп җитәргә тырышмауның юньлегә илтмәвен колакларына киртләп куйды.
Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Әнә шундыйрак бәхәсле хәлләргә юлыгып, ни эшләргә белми аптырап калсагыз, безгә мөрәҗәгать итегез! Адресыбыз: Бызов ур., 20А. Телефон: 8(8555)36-63-76.
Без гамәлдәге закон кысаларында эшлибез!