Смартфон кимчелекле булып чыккан

2017 елның 29 мае, дүшәмбе

Хәзерге вакытта кесә телефонына ия булмаган кеше юк диярлек. Фото-видеога төшерә, документлар белән эшли һ.б функцияләр башкара торган смартфоннар да инде күптән сирәк очрый торган “күренеш” булудан туктады. Сүз уңаеннан, смартфон сүзенең инглизчәдән “акыллы телефон” дигәнне аңлатуын искәртеп үтик.

Кама Тамагы районында яшәүче бер кулланучыбыз да үзенә смартфон сатып алган. Тик, ни кызганыч, икенче көнне үк мобиль элемтә чарасы көйсезләнә башлаган. Тәгаенләп әйткәндә, телефон хуҗасы сөйләгәннәр чыбыкның икенче очындагы кешегә ишетелмәгән, ягъни микрофоны эшләмәгән, шулай ук зарядка алу җайланмасының “оясы” селкенә башлаган. Кулланучы нишләсен, бик борчылып, смартфон өчен түләнелгән акчасын кире кайтаруны сорап, сатучыга мөрәҗәгать иткән. Тик аңа гарантия ремонтын башкару өчен товарны тапшырырга кирәклеге генә әйтелеп,  башка берни вәгъдә ителмәгән.

Тормыш тәҗрибәсеннән күренгәнчә, сатучы, техник яктан катлаулы сыйфатсыз товарда кимчелек ачыкланган очракта, аның өчен түләнелгән акчаны кире кайтарырга атлыгып тормый. Шул ук вакытта кулланучы бу очракта сату-алу килешүеннән баш тартуга һәм товар өчен түләнелгән сумманы кире кайтаруны таләп итүгә яисә, кулланучыга мондый товар тапшырылганнан соң унбиш көн эчендә, шундый ук маркадагы (модель, артикул) башка товарга алыштыру яисә, сатып алу бәясен яңадан исәпләтеп, башка маркадагы (модель, артикул) шундый ук товарга алыштыру турында таләп куюга хокуклы.

Кулланучыбыз озак уйлап тормастан, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге әйдәп баручы белгеченә киңәш-табыш сорап мөрәҗәгать итәргә карар кылган. Белгечебез, гозерен тыңлаганнан соң, аңа килешүне өзү турында претензия проектын язарга ярдәм итте.

Хосусый эшмәкәр претензия белән танышкач, кулланучыга кимчелекле товарын башка маркадагы шундый ук товарга алыштырырга тәкъдим иткән. Кулланучы, әлбәттә инде, тәкъдим ителгән шарт белән килешкән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International