Торак пунктларда кулланучылар хокукларын яклау тематикасы буенча гражданнарны күчмә кабул итүләр, семинарлар, авыл җирлекләрендә яшәүчеләр белән очрашулар оештыру һәм үткәрү аңлату эшенең нәтиҗәле юнәлеше булып тора.
Әнә 5 июнь көнне дә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү белгечләре Лениногорск районының Кәркәле авылында яшәүчеләр белән очрашу үткәреп, авыл халкын борчыган барлык сорауларга квалификацияле җаваплар бирде. Авыл халкын тормышта кирәкле мәгълүматлар белән тәэмин итү максатыннан кулланучылар өчен белешмәлекләр дә өләшенде.
Шулай ук, кулланучылар хокукларын бозу очракларына юл куймау өчен, хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре белән консультация-аңлату эше уздырылды.