Парник мәшәкате

2017 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

 Чаллы территориаль органына шәһәрбездә яшәүче бер ханым мөрәҗәгать итте. Баксаң, аңа массакүләм мәгълүмат чараларында күрсәтелгәннән югарырак бәядән теплица сатканнар икән.

Кулланучыбыз әллә ничә фирманың теплицалар һәм парниклар ясау хезмәте күрсәтү тәкъдимнәре урын алган берничә газетаны укып чыкканнан соң теплица сатып алырга карар кылган. Ханым заказчы үлчәмнәре буенча заказга парниклар ясаучы фирмага тукталасы иткән. Хосусый эшмәкәр белән очрашуда заказның барлык нечкәлекләре буенча фикер алышканнан соң смета төзегәннәр.

Чыннан да, теплицнаны әйбәт, сыйфатлы итеп, үз вакытында ясап биргәннәр. Тик менә акчасын гына алдан килешенгәннән 7 меңгә күбрәк сораганнар.

- “Миңа хәзер нишләргә? Парнигы ошый, ә бәясе – юк. Килеп туган бу хәлдә мине яклый алырдай берәр нинди закон бармы?” - дип дулкынланды кулланучыбыз, Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләренә мөрәҗәгать итеп.

Ханымга түбәндәгеләр аңлатылды. Куллану базары һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы барлык очракларда “Кулланучылар хокукларын яклау турында”  07.02.1992 ел, № 2300/1 РФ Законы кайвакыт инде хәтта соңгы өметләре дә өзелергә торган кулланучыларны яклау ягына баса.

Килешү төзегәндә күрсәтелә торган хезмәтләрнең тулы күләмен күздә тоту мөмкин булмаганда, эш башкаручы сметаны арттыруны, ә кулланучы аны киметүне таләп итә алмый (“Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның 33 статьясы).

Мондый очракларда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре, килеп туган хәлне аңлатып һәм үз таләпләреңне куеп, язмача претензия (ике нөсхәдә төзү кирәк) белән мөрәҗәгать итәргә киңәш итә. Үзегездә калган нөсхәдә сатучы (эш башкаручы) вәкиленең претензияне кабул итү турында язып куюы, дата, имза кирәк. Сатучы (эш башкаручы) претензияне теркәүдән баш тарткан очракта, претензия нөсхәсен почта аша заказлы хат белән (хатны тапшыру турында уведомление белән) җибәрергә киңәш итәбез. Закон нигезендә билгеләнгән срокта законлы таләпләрегезне канәгатьләндерүдән баш тарту очрагында инде сез судка дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать итә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International