Акцияләр!!! Бу тылсымлы сүзне күрүгә, күпләребез шул белдерү эленеп торган кибет тарафына йөгерә. Һәм сыйфатына, харатеристикасына, техник яктан катлаулы булу-булмавына карамастан, акция буенча тәкъдим ителгән теге яки бу товарны тиз генә сатып алу ягын каера.
Әмма акция буенча сатып алынган, беренче карашка үзенең характеристикаларына да туры килгән товарыбызда берникадәр вакыт узуга кимчелекләр күренә башлый. Ә бит, белдерүгә караганда, “акция буенча сатып алынган товарны кире кайтарып һәм башкасына алыштырып булмый.
Әнә шулай бер кулланучыбыз Минзәлә шәһәрендә кәрәзле элемтә салоныннан очсызлы бәядән сыйфатсыз кесә телефонын сатып алганнан соң ундүртенче көндә кимчелеген күреп, товар өчен түләнгән акчасын кире кайтару үтенече белән салонга мөрәҗәгать иткән. Салон сатучысы, янәсе, акция буенча сатып алынганлыктан, өстәвенә техник яктан катлаулы товар да булып торганлыктан, товарны кабул итүдән баш тартып, телефонны фәкать гарантия ремонтына гына алып кала алуын белдергән.
Кулланучы бу хәлгә аптырашта калып, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә мөрәҗәгать итте. Бәхәсле мәсьәләне хәл кылу өчен салон җитәкчесе һәм сатучылары белән очрашу оештырылып, өйрәтү характерындагы әңгәмә үткәрелде. Иң элек аларга кулланучылар мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү тәртибе аңлатылды. Салон хезмәткәрләренә шулай ук “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы статьялары турында мәгълүматлар ирештерелде. Кыскасы, очрашу бик нәтиҗәле һәм кулланучы өчен файдалы да булып чыкты.
Шуны белеп тору мөһим: законда, товарның кибеттәнме, әллә базарданмы, гадәти бәядәнме, әллә ташлама беләнме сатып алынуында аерма юк һәм бу кулланучы хокукына йогынты ясамый, дип бик ачык язылган.
Ташламалы бәядән сатып алынган товар техник яктан катлаулы булып, анда кимчелек ачыкланса, товарны 15 көн эчендә кире кайтарырга була, ә инде бу срок чыкканнан соң кулланучы бушлай гарантия ремонтын ясата ала. Ремонт ясау мөмкин булмаганда, сатучы кулланучыга товарны башкасына алыштырып бирергә яки түләнгән акчасын кире кайтарырга тиеш.
Кире кайтару мөмкинлеге чикләнмәгән һәм техник яктан катлаулы булып тормаган товарны кулланучы 14 көн эчендә, ә инде товарда кимчелекләр ачыкланган очракта – гарантия срогы дәвамында кире кайтаруга хокуклы. Гарантия срогы юк икән яки ике елдан кимрәк тәшкил итә икән, кулланучы ике ел дәвамында үх хокукларын яклап мөрәҗәгать итәргә мөмкин.