Халык арасында аңлату эше алып барабыз

2017 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау темасы буенча гражданнарны күчмә кабул итүләр, семинарлар оештыру, авыл җирлекләрендә яшәүчеләр белән очрашулар үткәрү, элеккечә үк, аңлату эшенең нәтиҗәле юнәлеше булып кала.

Шуны истә тотып, 2017 елның 24 июлендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча Теләче районының Олы Мишә авылы халкы белән очрашты.

Мондый чаралар үткәрү кулланучылар хокукларын яклау юнәлешендәге эшчәнлегебезнең районда яшәүчеләр өчен зур файда китерүен күрсәтә. Кулланучыларга бушлай консультация ярдәменнән файдалану мөмкинлеге тудырыла, аның барышында кулланучылар хокукларын санга сукмауга кагылышлы теге яки бу хәлләр карала.

Чарада кулланучыларны барыннан да ешрак борчыган мәсьәләләр, шул исәптән сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны алыштыру (кире кайтару) сроклары һәм тәртибе, таләпләр кую сроклары, алыштырып яки кире кайтарып булмый торган азык-төлек булмаган сыйфатлы товарлар исемлеге каралды. Чарага җыелган халыкка сыйфат һәм экспертиза тикшерүе үткәрү тәртибе, экспертиза үткәрә торган оешмалар турында сөйләп үтелде. 

Очрашу барышында товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфаты проблемасы игътибар үзәгенә алынды, азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларны сатуга карата куела торган таләпләр, куллану базарын җайга салучы норматив актлар турында мәгълүматлар ирештерелде.

Кулланучылардан алынган мөрәҗәгатьләрне кулланучылар хокукларын яклау органнары тарафыннан карап тикшерү тәҗрибәсеннән күренгәнчә, куланучылар хокукларын яклау темасы буенча халык арасында үткәрелә торган аңлату эше кулланучылар белән сатучылар (эш башкаручылар) арасында килеп чыккан бәхәсләрнең күпчелеген судка кадәр тәртиптә хәл кылу мөмкинлеге бирә. Шуңа күрә мондый эшне алга таба да дәвам итү зарури.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International