Эчәр суга карата үткәрелгән сынаулар нәтиҗәләре: тикшерелгән су үрнәкләренең кайберләре сәламәтлек өчен файдалы түгел

2017 елның 28 июле, җомга

2017 елның 26 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә чистартылган эчәр суга дегустация уздырылды.

Эчәр суның сыйфаты һәм сәламәтлек өчен куркынычсызлыгы кеше тормышының бик күп якларына кагыла. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре «ТатЦСМ» федераль бюджет учреждениесе хезмәткәрләре белән берлектә халык яратып куллана торган 50 атамадагы (литры  6,99 сумнан 276 сумга кадәрге) чистартылган су һәм минераль су сайлап алып, суның кайсы сәламәтлек өчен зыянсыз һәм сыйфатлы  икәнен, нинди суның иң яхшы куллану үзенчәлекләренә ия булуын ачыклау йөзеннән, иң элек лаборатория тикшеренүләре уздырып, су үрнәкләренә куллану дегустациясе үткәрде.

Суны бәяләү буенча экспертлар комиссиясенә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, “Роспотребнадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе, «ТатЦСМ» федераль бюджет учреждениесе, “ТРда Гигиена һәм эпидемиология үзәге” федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесе, «Тест-Татарстан» ЯАҖ белгечләре; азык-төлек лабораторияләре, «Гидек» ЯАҖнең Казан бүлеге; «Минресурскурорт» ЯАҖ  җитәкчеләре һәм белгечләре; кызыксынулы министрлыклар һәм ведомстволарның; Казан дәүләт медицина университетының белгечләре, су чыгару һәм аны савытларга тутыру юнәлешендә эшләүче предприятиеләр, сәүдә челтәрләре вәкилләре катнашты.

Казан дәүләт медицина университеты профессоры, медицина фәннәре докторы, озак еллар буе эчәр суның кеше организмына йогынтысын бәяләү мәсьәләләре белән шөгыльләнүче, әлеге тема буенча күп кенә фәнни эшләр авторы  Иванов А.В. үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, “Эчәр суның кыйммәтен микро- һәм макроэлементлары билгели –  барлыгы 50гә якын матдә бу. Кеше өчен суда эрегән минераль тозларның күләме һәм составы буенча билгеле бер физиологик норма бар. Шуңа күрә, суның физиологик яктан тулы кыйммәтле булуын тәэмин итү өчен (фәкать шулай булганда гына организм тозларның чыгуы хисабына су күләмен киметмичә һәм артыгыннан котылырга тырышмыйча, киеренкелеккә юл куймыйча эшли)  су җитештергәндә минераль составының күрсәткечләре буенча нормативларны үтәргә  кирәк. Моның өчен эчәр су сыйфатының барлык төп күрсәткечләре: гомуми минерализациясе, катылыгы, микро һәм макроэлементларының микъдары тиешенчә булырга тиеш. Нәкъ менә шундый су гына физиологик яктан тулы кыйммәтле су булып санала. Мондый су – иң файдалысы, аны зурларга да, балаларга да көн саен эчәргә мөмкин генә түгел, кирәк тә.   Минераль составы ягыннан калышкан эчәр суны системалы төстә куллану төрле авырулар ихтималын арттыра. Организмның реакциясе исә бер үк төрле – организмдагы суны кирәкле тозлары белән бергә чыгарып, артыгыннан котылырга яки җитмәгәнен “табарга” тырыша. Катылыгы тиешенчә булмаган су (кальций һәм магние булмаган) куллану кан әйләнеше органнары, калкансыман биз һәм үпкә-сулыш юллары авыруларына, шешләргә китерергә мөмкин”.

Чара Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 16.11.2013 ел, № 764 карары белән расланган “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” кече прогрммасын тормышка ашыру кысаларында үткәрелде.

Дегустация нәтиҗәләрен түбәндә таблицада китерәбез.

БЕРЕНЧЕ КАТЕГОРИЯДӘГЕ ЭЧӘР

СУНЫ ДЕГУСТАЦИЯЛӘҮ НӘТИҖӘЛӘРЕ

УРЫН

АТАМАСЫ

ҖИТЕШТЕРҮЧЕСЕ

1

"Хотнинская" сәүдә маркасы белән беренче категориядәге газсыз артезиан суы

 "Хәтнә" ҖЧҖ, РФ, ТР, Арча р-ны, Хәтнә авылы

2

SHIFASU" ("ШИФАСУ") беренче категориядәге газсыз чистартылган чишмә суы

 

"Агропак-Татарстан" ҖЧҖ, 423256,  Россия, ТР, Лениногорск ш.

3

"Бакировская" беренче категориядәге газсыз табигый эчәр су

 

ТР, Лениногорск р-ны, Бәкер ав., "Бәкер" санаторие

4

"Раифский источник" сәүдә маркасы белән беренче категориядәге чистартылган артезиан суы

 

 “Перспектива" ҖЧҖ, ТР, Зеленодол районы, Яңа Тура ав.

5

"Аквадель" беренче категориядәге газсыз, чистартып җиткерелгән эчәр су

 

 "Аквадель” ҖЧҖ, Россия, ТР, Казан ш.,  Владимир Кулагин ур.

6

"Липецкий бювет" сәүдә маркасы белән беренче категориядәге артезиан суы

 

 "Прогресс" ААҖ, Россия, Липецк ш.,                  

7

"Каждый день" сәүдә маркасы белән беренче категориядәге газсыз су

 

 "Дикомп-Классик" ҖЧҖ, РФ, Саратов ш.

8

"Урман" сәүдә маркасы белән беренче категориядәге, чистартып җиткерелгән газсыз эчәр су

 

"Саба урман хуҗалыгы" ҖЧҖ, ТР, Саба районы

9

"Шишкин лес" сәүдә маркасы белән беренче категориядәге газсыз эчәр су

 

ООО "Шишкин лес" ҖЧҖ, Россия, Мәскәү ш.

10

"Мензелинка" сәүдә маркасы белән беренче категориядәге газсыз эчәр су

 

"ТПФ" "Изыскатель" ҖЧҖ, Россия, ТР, Минзәлә ш.

11

"БОНАКВА" сәүдә маркасы белән беренче категориядәге газсыз эчәр су

 

"Кока-кола ЭЙЧБИСИ ЕВРАЗИЯ" ҖЧҖ, Россия, Түбән Новгород өлкәсе, Түбән Новгород.

ЮГАРЫ КАТЕГОРИЯДӘГЕ ЭЧӘР СУНЫ ДЕГУСТАЦИЯЛӘҮ НӘТИҖӘЛӘРЕ

 

 

1

"Живой ключ" сәүдә маркасы белән югары категориядәге газсыз эчәр су

 

 «Водно-промышленная компания» ҖЧҖ, ТР, Лаеш р-ны.

2

"Куртуа" югары категориядәге газсыз артезиан суы

"АКВАЛАЙФ" җитештерү компаниясе” ҖЧҖ,  Россия, Мәскәү өлк.

3

"Святой ИсточникСветлячок"  сәүдә маркасы белән балалар өчен югары категориядәге газсыз эчәр су

 "Аква Стар" ҖЧҖ,  Россия, Кострома ш.        

4

"Пилигрим" кондиционирланган югары категориядәге артезиан суы

 

"Меркурий" фирмасы ҖЧҖ, Россия, КЧР,  Черкесск ш.

МИНЕРАЛЬ ЭЧӘР СУНЫ ДЕГУСТАЦИЯЛӘҮ НӘТИҖӘЛӘРЕ

 

 

1

"Сенежская kids" сәүдә маркасы белән газсыз табигый минераль суы

 "ФКПЧФ БОБИМЭКС тм" ҖЧҖ, Россия, Мәскәү өлк.

2

"Хрустальный колодец" минераль, табигый, газсыз, гидрокарбонатлы, магний-кальцийлы  

"Алиса" җитештерү-коммерция фирмасы” ҖЧҖ, РФ, ТР, Алабуга ш.

3

"Evian" сәүдә маркасы белән минераль эчәр су

 

С.А. дез О Минераль д'Эвиан, Франция.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International