2017 елның 28 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре кулланучы хокукларын яклау өлкәсендәге гамәлдәге законны үтәү мәсьәләләре буенча семинар үткәрде.
Чарада кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салучы законнар һәм норматив актлар: Россия Федерациясе Гражданлык кодексының, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 15.08.1997 ел, № 1025 карары белән расланган Россия Федерациясендә яшәүчеләргә көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләренең төп нигезләмәләре турында ирештерелде.
Түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1) Эш башкаручы һәм күрсәтелә торган хезмәтләр турында кулланучыга кирәкле мәгълүматлар бирү;
2) килешү (квитанция) рәсмиләштерү;
3) заказга түләү тәртибе;
4) хезмәт күрсәтү тәртибе (эшләрне башкару сроклары);
5) башкарылган эштә кимчелекләр ачыкланганда кулланучы хокуклары һәм хезмәт күрсәтүне башкаручының җаваплылыгы;
6) кулланучыдан претензияләр кабул итү һәм аларны карап тикшерү сроклары буенча.
Чарага җыелган халыкка кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл кылу турында мәгълүматлар урын алган басма продукция тәкъдим ителде.