“Кулланучы” – кем син?

2017 елның 3 августы, пәнҗешәмбе

Һәркайсыбызның да көндәлек тормыш эшчәнлеге товарларга, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләргә ихтыяҗларыбызның даими барлыкка килүен күздә тота. Аларны сатып алып, без бер үк вакытта кулланучының хокукый статусына ия булабыз һәм моңа бәйле рәвештә Россия Федерациясе законының саклавына, ягъни аның “канаты” астына килеп эләгәбез.

Чираттагы дежур торуыбыз вакытында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәренә бер сәүдә павильоны сатучысы киңәш-табыш сорап мөрәҗәгать итте.

Берәү костюм сатып алган иде. Киеп караган, бөтен биркаларын һәм лейблларын кисеп ташлаган. Әмма бер көннән соң акчасын кире алырга дип килгән бу. Имеш, костюмныың төсе ошамаган .Без аңа кулланылышта булган сыйфатлы товарны кире кайтарып һәм башкасына алыштырып булмый, дип аңлатырга маташтык. Әмма сатучының үз туксаны туксан: янәсе, ул чит ил гражданины, шуңа күрә аңа үз дәүләтенең генә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге норматив-хокукый актлары кагыла”.

 Кулланучы - кем ул, дигән сорауга җавап биреп карыйк әле. Төрле товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне сатып алучыларның һәммәсе дә кулланучы булып торамы?

“Кулланучы” төшенчәсенең төп гражданлык-хокукый характеристикасы кулланучылар хокукларын яклау турында законның преамбуласында билгеләнгән.

Кулланучы булып фәкать шәхсән үзенең, гаиләсенең, йортының ихтыяҗлары һәм эшмәкәрлек эшчәнлеген хәл кылуга бәйле булмаган башка ихтыяҗлары өчен товарларга (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) заказ бирергә яки аларны сатып алырга ниятләүче, сатып алучы яки алардан файдаланучы гражданин тора.

“Кулланучы” төшенчәсенә әле фәкать товарны сатып алырга яки хезмәт күрсәтүгә заказ бирергә генә ниятләнүче гражданнарны кертү аларның товар белән танышуга, аның турында, сату шартлары, җитештерүчесе һ.б. турында мәгълүматлар алуга хокукларын тормышка ашыру өчен аерым әһәмияткә ия.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: биредә “гражданин” терминын куллану гражданлыксыз затларның да куллану мөнәсәбәтләрендә катнашу мөмкинлеген күздә тоткан РФ Гражданлык кодексының 2 статьясындагы 1 өлешенең 4 абзацындагы нигезләмәләренең булуы сәбәпле, бигүк  дөрес түгел. Шуны белеп торырга кирәк: “Россия Федерациясендә чит ил гражданнарының хокукый хәле турында” 25 июль, 2002 ел, N 115-ФЗ  Федераль законның 4 статьясы нигезендә, законда күздә тотылган очраклардан тыш, Россия Федерациясендә чил ил гражданнары Россия Федерациясе гражданнары белән бертигез дәрәҗәдә хокуклардан файдалана һәм бурычларны үти.

“Россия Федерациясендә чит ил гражданнарының хокукый хәле турында” 25 июль, 2002 ел, N 115-ФЗ  Федераль законның 3 статьясы нигезендә, “чил ил гражданины” төшенчәсе шулай ук “гражданлыксыз зат” төшенчәсен дә үз эченә ала.

Димәк, югарыда бәян ителгәннәрдән чыгып, шуны әйтергә була: кулланучылар хокукларын яклау турында закон Россия Федерациясе гражданнарына гына түгел, бәлки әле чит ил гражданнарына һәм гражданлыксыз затларга да кагыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International