Сыйфатсыз айфонны ничек кире тапшырырга һәм түләнгән акчасын кире алырга?

2017 елның 4 августы, җомга

Айфонны гарантия срогы эчендә, ә инде гарантия срогы билгеләнмәсә яки бетсә – айфонны кулланучыга тапшырганнан соң ике ел эчендә  кире кайтарырга мөмкин.

Сыйфатсыз айфонны кире кайтарганда:

- түләнгән акчаны кире кайтару белән беррәттән, үзегезгә сыйфатсыз (брак) айфон сатулары аркасында китерелгән зыянны да тулысынча кайтарып алырга була;

- айфон кредитка сатып алынган булса, сезгә аның өчен түләнгән акча (кредитны кире кайтару көненә түләнгән күләмдә) кире кайтарыла, шулай ук кредит биргән өчен түләү каплана.

Сатучыга мөрәҗәгать иткәндә, сатып алынган айфонга гарантия талонын, товар яки касса чегын күрсәтергә кирәк. Мондый документлар булмаган очракта шаһит күрсәтмәләренә таянырга мөмкин.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына шәһәребездә яшәүче бер ханым сатучының гарантия срогы чыкмаган сыйфатсыз айфон  (гарантия срогы дәвамында 3 тапкыр сафтан чыккан инде) өчен түләнгән акчасын кире кайтарудан баш тартуы турында гариза белән мөрәҗәгать итте.

Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре сатучыга, сыйфатсыз айфонны кабул итеп, мәҗбүри төстә товарның сыйфатына тикшерү үткәрергә тиешлеген аңлатты. Ә инде сатып алучының сыйфат тикшерүе үткәрүне карап торырга хокуклы булуы  әйтелде.

Айфонның сыйфатын тикшерү нәтиҗәләре буенча кимчелек ачыкланмады, шул ук вакытта айфон да кабынмады.  Шул сәбәпле экспертиза үткәрергә һәм экспертиза бәяләмәсе белән килешмәгән очракта бәяләмәне суд тәртибендә бәхәсле дип игълан итәргә тәкъдим ителде. Тик вакыт уза торды, ә экспертиза һаман үткәрелмәде.

Территориаль орган хезмәткәрләре, сатучының тиешле срокта гамәлдәге законда билгеләнгән таләпләрне үтәүдән баш тартуы сәбәпле, сатып алучыга претензия тутыруга ярдәм итте. Нәтиҗәдә аңа 4 көн эчендә сыйфатсыз айфон өчен түләнгән акчасы кире кайтарылды. Кулланучы ханым товар өчен түләнгән акчасын кире кайтару проблемасын хәл кылуда ярдәм кулы сузган өчен территориаль орган белгечләренә зур рәхмәт сүзләрен ирештерде. 

Белеп торыгыз: хәтта язмача претензия алганнан соң да сатучы закон нигезендә билгеләнгән таләпләрне үтәүдән баш тартса, тиешле таләп белән судка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ә инде дәгъва гаризасын тутыруга ярдәм итүне һәм РФ Гражданлык кодексының 131 статьясы нормаларын аңлатуны сорап Әлмәт территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International