Бар, табып кара син аны!

2017 елның 4 августы, җомга

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына бер кулланучы интернет аша үзенә сыйфатсыз товар саткан оешмага карата претензия тутыруга ярдәм итү үтенече белән мөрәҗәгать итте.

Иң кызыгы һәм кызганычы шул: онлайн-заказ рәсмиләштергәндә, аңа сатучының урнашу урыны, кимчелекләре ачыкланган очракта товарны кире кайтару тәртибе турында мәгълүматлар бирелмәгән.

Ә инде посылкада күрсәтелгән телефон номерлары “Без сезгә соңрак шалтыратырбыз”... дигән эчпошыргыч сүзләрне кабатлап торудан ары узмаган. Сатып алучының сатучы турында бар белгәне – оешма атамасы һәм Мәскәүдә абонент тартмасы номеры. Әле тартма саны нинди диген – 13!

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәре кулланучыга претензия язарга булышып, дәгъва хаты күрсәтелгән адрес буенча почтага җибәрелде. Хат иясенә барып ирешер, дигән өметтә калабыз.

Кулланучы белән дистанция ысулы нигезендә товар  сату кагыйдәләре турында профилактик әңгәмә үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International