Интернет бик күп локаль челтәрләр һәм аерым компьютерларны берләштерүче бөтендөнья компьютер челтәреннән гыйбарәт. Интернет аша үзара тоташкан бихисап күп локаль челтәрләрдә һәм аерым компьютерларда сакланылучы мәгълүматлар гигант электрон китапханәне хәтерләтә. Ә инде аларның “китаплары” шәхси затлар һәм предприятиеләр өчен түләүле дә, бушлай да булырга мөмкин.
2015 ел урталарына дөньяда компьютердан файдаланучылар саны 3,3 млрд кешегә җиткән. Бу 3G һәм 4G стандартларындагы интернетны тотучы кәрәзле челтәрләрнең киң таралуына, социаль челтәрләрнең үсүе һәм интернет-трафик бәясенең арзанаюына бәйле.
Әнә 2017 елның февраль аенда Зеленодол шәһәрендә яшәүче бер ханымга да «МТС» компаниясе бер айга “Бушлай интернет” акциясендә катнашырга тәкъдим иткән. Бер айдан соң хезмәт күрсәтүнең автомат рәвештә өзелергә тиешле турында да кисәтергә онытылмаган. Әмма интернет өзелмәгән һәм 2017 елның июнендә Бөтендөнья пәрәвезеннән файдаланган өчен ханымның счетыннан акча алып калынган. 1437 сумга счет килгән.
Эшләр болайга киткәч, кулланучыбыз акчасын кире кайтаруны, шулай ук счет буенча исәпләнгән акча суммасы расшифровкасын таләп итеп, өч претензия тутырып тапшырган. Әмма аларга җавап алуга ирешмәгән.
Шуннан соң инде ул ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләренә киңәш-табыш сорап мөрәҗәгать итәргә булган. Белгечләребез аңа акчасын кире кайтару турында дәгъва гаризасы проектын тутырырга ярдәм итте.
Кулланучы дәгъва гариза белән судка мөрәҗәгать итүгә биш көн узгач, МТС тотып калынган акчаны ханымның счетына күчергән. Проблемасының шундый тиз хәл ителәсен башына да китереп карамаган кулланучыбыз, әлбәттә инде, бик канәгать калган.