2017 елның 8 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре хосусый эшмәкәр С.Н.Анохинның мебель кибетендә мебель сатып алу мәсьәләләре, мебельнең сыйфаты һәм кимчелекләре буенча килеп чыгучы бәхәсләр һәм проблемалар, мебель сатып алучының хокуклары турында сатучылар белән аңлату характерында әңгәмә үткәрде.
Әлеге сәүдә объектында Волжскида җитештерелгән йомшак һәм корпуслы мебельнең киң ассортименты тәкъдим ителгән.
Закон нигезендә, теләсә кайсы товар сатучы кулланучыга сыйфатлы товар тапшырырга тиеш. Мебельнең сыйфатсыз булуы файдалану процессында ачыкланырга мөмкин. Кимчелекләренең мебель конструкциясендә, материалы һәм тышлыгында, аерым элементлары һәм фурнитурасында булуы бар. Файдалану процессында мебельнең төсе үзгәрсә, ярылган-җимерелгән урыннары күренсә, моның җитештерүче гаебе булу яки мебельне саклау, транспортта китерү шартларын бозуның аянычлы нәтиҗәсе булып тору ихтималы зур.
Бүген кулланучылар арасында фотосурәтләре буенча мебель сатып алу ысулы киң таралган. Әмма йорт җиһазын фотосурәтләренә карап кына сатып алганда, кайбер үзенчәлекләренә игътибар итәргә кирәк. Мебельнең брак булуы ачыкланып, җитештерүдә кулланылган материаллары турында мәгълүматлар күрсәтелмәсә, нишләргә? Бу очракта “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 12 статьясына таянып эш итәргә мөмкин: анда товар (мебель) турында тулы мәгълүмат күрсәтелмәгән өчен сатучының (эш башкаручы) җаваплылыгы күздә тотылган. Моннан тыш мебельдә производство кимчелекләре ачыкланганда, бу законның 18 статьясыннан файдаланырга мөмкин.
Тагын бер киңәш: җитештерүче-фирма турында килешү төзегәнче үк белешеп куярга, ә җиһазны нәкъ менә үзегезгә кирәген дөрес итеп сайлап алу өчен сатучыдан (эш башкаручы) товарның зыянсызлыгын һәм сыйфатын раслаган документлар (туры килү сертификаты яки туры килү турында декларация) күрсәтүен таләп итегез. Йорт җиһазы сатып алырга җыенучыларга тагын бер киңәш: мебель кулланучыга, кагыйдә буларак, җыелмаган килеш китерелә. Йөкчеләр аны алып килгәч, тиз генә китеп бару ягын карый. Шулай итеп, кулланучы зур тартмалар янында ялгызы басып кала. Аларны җибәрергә һәм товар өчен акча түләргә ашыкмагыз. Тартмаларны ачып, мебельне җыйгач, барысының да тәртиптә икәненә инангач кына, товарны кабул итеп алу-тапшыру актына кул куегыз. Мондый мөмкинлек булмаса, накладнойга, тикшермичә генә кабул итеп алынды, дип язып куярга онытмагыз.
Гарантия срогы, яраклылык срогы дәвамында яки товарны сатып алганнан соң ике ел узганчы, үз теләгегезгә карап, сатучыга, җитештерүчегә (чит ил җитештерүчесен яки импортерны кертеп) язмача претензия белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Сатып алуның тәгаен генә вакытын билгеләп булмаса, гарантия срогы мебельне җитештерү датасыннан исәпләнелә. Язмача гаризаны ике нөсхәдә тутырырга кирәк: аның берсе сатучыда (җитештерүче) кала, икенчесе сатып алучыда саклана. Сатып алучыдагы нөсхәсендә гаризаны кабул итү турында язып куелган булырга яки аны тапшыру турында ике шаһитның имзасы куелган булырга тиеш. Мәсьәләне тыныч юл белән хәл итүгә ирешелмәсә, кулланучы документларын судка тапшырырга мөмкин.
Чара ахырында сатучылар үткәрелгән әңгәмә өчен рәхмәт белдерде. Аларны борчыган барлык сорауларга квалификацияле, тулы җаваплар бирелде.