Арча территориаль органы белгечләре «Балкыш» ҖЧҖ кибетен алкогольгә лицензия бирү таләпләренең үтәлешен тикшерделәр. Тикшерү барышында белгечләр бүлмәләрне һәм җиһазларны карадылар, алкоголь белән сәүдә итү кагыйдәләре һәм сатып алучыларның хокуклары турында фикер алыштылар. Эшмәкәрләр мәгълүмат буклетлары алдылар һәм инспекторларга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерделәр.