ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 21 сентябрендә Чаллы шәһәрендә "Милләтләр кроссы" дигән россиякүләм йөгерү көне кысаларында традицион ярышлар узды. Бу зур бәйрәм – спорт һәм күп кеше катнашында уза торган йөгереш бәйрәме. Анда, яше ничәдә булуына карамастан, теләге булган һәркем катнаша алды. Чаллы шәһәрендәге стартка мәктәпкәчә һәм белем бирү йортларыннан, гомуми белем бирү мәктәпләреннән, югары уку йортларыннан һәм хезмәт коллективларыннан 40 меңнән артык кеше чыкты.  Шәһәрдә милләтләр кроссы маршруты үзгәрешсез кала. Гадәттәгечә, җиңел атлетика йөгереше яр буе паркында һәм аның янәшәсендәге Чулман проспекты территориясендә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International