Яз, табигать уяну һәм традицион чистарыну вакыты.
Апрель ахыры Россиядә барлык шәһәрләрдә урамнарның, паркларның, торак кварталларның һәм балалар мәйданчыкларының тышкы кыяфәтен яхшырту буенча чаралар үткәрелгән вакыт. 1919 елда барлыкка килгән күпьеллык традиция бүгенге көнгә кадәр саклана. Ел саен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы коллективы әлеге чарада зур энтузиазм белән катнаша.
Апрель аенда барлык шәһәрләрдә һәм торак пунктларда урамнарның, паркларның, скверларның һәм торак кварталларның тышкы кыяфәтен чистарту максатыннан өмәләр уздырыла. Хезмәт коллективлары коймаларны буяп, газоннар утырталар, чәчәк түтәлләре ясыйлар, парклар, балалар мәйданчыклары төзекләндерәләр.
Ел саен, 9 Май алдыннан, Әгерҗе районында гомумшәһәр өмәләре уза, аларда администрация хезмәткәрләре, шәһәр оешмалары, шул исәптән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәре дә катнаша.