Сатып алынган товарны кире кайтарудан баш тартуны сатучы кулланучыга һәр вакыт хокукый нигездә дәлилләргә тиеш. Кибеттә “Сатып алынган товарлар алмаштырылмый һәм кире кайтарылмый” дигән яки башка шундый сылтама юридик көчкә ия түгел.
Күзлек – кысасы да, линзалары да – кыйммәтле әйбер. Рецепт буенча оптика кибетеннән сатып алынган күзлектә хилафлык (уң яктагы линзасында сыдырылган урын) булуы ачыкланган очракта һәм, кулланучы оптика кибетенә шул сәбәпле мөрәҗәгать иткәч, кибет хезмәткәрләре бу сыдырылган урынны күрмәсә, нишләргә соң? Чаллы шәһәрендә яшәүче ханым ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына әнә шундый сорау белән мөрәҗәгать итте. Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре кулланучыны игътибар белән тыңлап, оптика кибетенә дәгъва хаты белән мөрәҗәгать итәргә киңәш иттеләр.