Дәүләт яисә муниципаль оешманың эш режимы башкарма хакимиятнең тиешле органнары яисә җирле үзидарә органнары карары буенча билгеләнә, ә башка төрле оешу-хокук формасындагы сатучы-оешманың, шулай ук шәхси эшкуарның эш режимы үзләре тарафыннан мөстәкыйль билгеләнә.
Үз эшчәнлеген вакытлыча туктатып торган очракта (пландагы санитар көннәрне үткәрү, ремонт һәм башка очракларда) сатучы сатып алучыга эшчәнлеген туктатып тору датасы һәм вакыты турында мәгълүматны үз вакытында бирергә тиеш.