2003 елның 31 октябрендә Генераль Ассамблея Берләшкән Милләтләр Оешмасының коррупциягә каршы Конвенциясен кабул итә. Шулай итеп, быел БМО Конвенциясе кабул ителүнең егерменче еллыгы билгеләп үтелә. Ассамблея шулай ук коррупция проблемасын һәм Конвенциянең коррупцияне кисәтүдә һәм аңа каршы көрәштә ролен тирәнрәк аңлау өчен 9 декабрь Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне итеп аталырга тиеш дип карар итте.
Дәүләт хезмәткәренең хокукый статусы, гавами-хокукый мөнәсәбәтләрнең аерым субъекты буларак, башка субъектларга хас булган хокукларның, вазыйфаларның һәм җаваплылыкның стандарт җыелмасы булуы белән генә чикләнми, ә хезмәт тәртибенә карата чикләүләр, тыюлар һәм таләпләр кебек төшенчәләрне дә үз эченә ала. Моның белән дәүләт хезмәткәренең теге яки бу юнәлештә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыручы мөһим буын буларак аерым роле ассызыклана.