Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм суд приставлары хезмәтенең төрле дәрәҗәдәге бюджетларга бурычларны түләү буенча уртак эше инде күп еллар дәвам итә. Эшнең нәтиҗәлелеге һәм уртак максатка ирешү өчен ике хезмәт тарафыннан даими рәвештә эш киңәшмәләре үткәрелә.
Бүген суд приставлары, Казанның Вахитов һәм Идел Буе районнары администрациясе вәкилләре белән берлектә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең вазыйфаи затлары тарафыннан язылган штрафларны түләттерү буенча рейд үткәрде. Бу хакта Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Штраф түләмәүчеләр арасында – алкогольле продукцияне сату вакытындагы чикләмәләрне үтәмәгән, яраклылык вакыты узган һәм лицензиядән башка алкогольле продукция сатуны гамәлгә ашырган затлар.