ЯҢАЛЫКЛАР


22
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

«Тиз генә» матур булу максатыннан һәм яңа модалы трендлар артыннан куып, яшь кенә кызлар косметология процедураларына «утыра». Еш кына, моның киләчәктә алар өчен ничек әйләнеп кайтачагы хакында уйламый да.

Күп миллиардлы косметология индустриясенең грамоталы маркетингы сезнең картаю куркуыгызны һәм ялкаулыгыгызны искә алып баш әйләндергеч нәтиҗәләргә китерә. Шуңа күрә «эстетик» медицина базары (косметология һәм пластик хирургия) ел саен үсә бара.


6
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

“Чәчтарашханәдә җиңелчә химия ясаттым. Ләкин барып чыкмады. Оста белән телефоннан сөйләштем. Ул: кил, кабат ясарбыз, ләкин бәясе шундый ук булачак, диде. Сыйфатсыз күрсәтелгән хезмәт өчен нишләп мин ике тапкыр түләргә тиеш? Аңлатсагыз иде, бәлки, мин ялгышамдыр?” Арча территориаль органы хезмәткәренә Балтач районында яшәүче ханым әнә шундый сорау белән мөрәҗәгать итте. Клиент һәм косметика хезмәте күрсәтүче мөнәсәбәтләре РФ Гражданнар Кодексы һәм 1992 елның 7 февраленнән эшләнгән “Кулланучылар хокукын яклау турындагы” 2300 номерлы РФ Законында каралган. Законның 10 һәм 12 матдәләре нигезендә кулланучы күсәтеләчәк хезмәт турында барлык мәгълүматны да белергә тиеш.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International