Косметика хезмәте: көткән нәтиҗәләр акланмаган

2020 елның 6 апреле, дүшәмбе

“Чәчтарашханәдә җиңелчә химия ясаттым. Ләкин барып чыкмады. Оста белән телефоннан сөйләштем. Ул: кил, кабат ясарбыз, ләкин бәясе шундый ук булачак, диде. Сыйфатсыз күрсәтелгән хезмәт өчен нишләп мин ике тапкыр түләргә тиеш? Аңлатсагыз иде, бәлки, мин ялгышамдыр?” Арча территориаль органы хезмәткәренә Балтач районында яшәүче ханым әнә шундый сорау белән мөрәҗәгать итте. Клиент һәм косметика хезмәте күрсәтүче мөнәсәбәтләре РФ Гражданнар Кодексы һәм 1992 елның 7 февраленнән эшләнгән “Кулланучылар хокукын яклау турындагы” 2300 номерлы РФ Законында каралган. Законның 10 һәм 12 матдәләре нигезендә кулланучы күсәтеләчәк хезмәт турында барлык мәгълүматны да белергә тиеш. Күрсәтелгән хезмәт тиешенчә башкарылмаган очракта, кулланучы түбәндәге таләпләрне куя ала:

  • күрсәтелгән хезмәттәге җитешсезлекләрне бетерү (түләүсез);
  • күрсәтелгән хезмәтнең бәясен киметү;
  • күрсәтелгән хезмәтнең җитешсезекләрен бетерүгә тотылган акчаны кире кайтару.

Күрсәтелгән хезмәт тиешенчә башкарылмаган очракта,  кулланучы килешүне туктата ала; хезмәт күрсәтү вакытында җитешсезлекләр табылган очракта, Закон тарафыннан күрсәтелгән вакыт эчендә акчаны кире кайтаруны таләп итә ала.

“Кулланучылар хокукын яклау турындагы” законның 15 нче матдәсе нигезендә мораль зыян өчен кулланучыга компенсация каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International