2020 елның 30 апреленә кадәр эшләми торган көннәр дип иълан ителде. Яңа коронавирус инфекциясе белән көрәш чарасын гади ял көннәре дип кабул итәргә ярамый.
Әти-әниләрегезне, өлкән буын туганнарыгызның сәламәтлеген саклагыз – алар белән ешрак телефон аша аралашыгыз.
Хәтерегезгә төшерәбез, кулланучылар хокукын яклау өлкәсендәге сорауларны хәл итү кирәк булганда https://www.tatzpp.ru/ һәм http://gosalcogol.tatar.ru адреслары буенча рәсми интерактив сервисларга мөрәҗәгать итә аласыз.