Хәзерге вакытта күпчелек халык өчен товар сатып алу проблемага әйләнде. Кибетләр, сәүдә үзәкләре ябылды, анда сатып алынган товарларны кире кайтару мөмкин түгел.
Үзизоляция вакытында халыкның күпчелеге өйдә, һәм алар читтән торып товар сатып алуга өстенлек бирә. Бүгенге вәзгыятьтә туры килмәгән товарны кире кайтару андыйлар өчен дә зур мәшәкать.