Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына гражданин А. мөрәҗәгать итте: җиһазлар кибетендә ул 22000 мең сумлык диванга заказ биргән һәм аванс түләгән. Моннан тыш, диванны китереп бирү һәм җыеп кую хезмәтләре өчен дә 3600 сум акча түләгән – кулланучы өстәмә чыгымнар тоткан. Диванны вакытында эшләп, вакытында китереп биргәннәр. Ләкин җыеп куйгач аның сыйфатсыз булуы ачыкланган. Кулланучы бу хезмәтләрдән баш тартырга карар кыла.