2020 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре ведомстводагы район мәктәпләре укучылары белән кулланучы белемен күтәрү буенча онлайн-дәресләр оештырды. Дәресләрдә Яңа Чишмә башлангыч мәктәбенең 2 сыйныф укучылары, Нурлат районындагы 4 мәктәпнең 3 сыйныф укучылары, Чистай шәһәренең 4 мәктәбе укучылары һәм укытучылары катнашты. Түбән сыйныф укучылары өчен дәрес аңлаешлы итеп оештырылган иде. Укучыларга РФ “Кулланучылар хокукын яклау турындагы” Закондагы төп терминнарны аңлаттылар.