Дәресләр, вебинарлар үткәрү, лекцияләрне читтән торып уку хәзер зур популярлык казана һәм аның үз өстенлекләре дә бар. Мондый алым үзизоляция режимы чорында актив кулланыла. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре үз карамагындагы муниципаль районнарда урта гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары белән даими рәвештә чаралар үткәрә.