Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәре Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә Урыссу - Октябрьский автомобиль юлында Башкортостан Республикасының Октябрьский шәһәрендә яшәүче гражданин Ш. ның LADA KALINA 111730 маркалы машинасында спиртлы продукция ташу фактын ачыклады. Барлыгы «тышкы куллану өчен эретмә әзерләү өчен 95% этил спирты концентраты» этикеткасы булган 5 литрлы сигез полимер савыт алынган. Гомуми күләме 40 литр тәшкил итте.
11.06.2020 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең муниципальара оператив контроль бүлеге хезмәткәрләре федераль челтәрнең Казан шәһәре Вахитов районында урнашкан азык-төлек кибетендә контроль чаралары үткәрде.
20.05.2020 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең муниципаль ара контроль бүлеге һәм Казан территориаль органының контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнарында урнашкан парфюмерия һәм косметика кибетләре челтәрендә спиртлы продукцияне ваклап сату фактын ачыклады. Контроль чара вакытында “Гигиена чарасы. Хуш исле су” дип исемләнгән, составында 75% этил спирты булган 391 флакон сатудан алынды. Бу эш буенча административ тикшерү үткәрелә.