Менделеевск кибетләренең берсендә сатып алучылар белгечләрдән “Электр көнкүреш товарлары кире кайтарылырга тиеш түгел”, - дигән җавап алды. Шәһәр халкы, фатирларда көнкүреш газын өзү турында хәбәрне ишетеп, кибеттән бер комфоркалы электр плитәләре сатып ала башлый. Беркадәр вакыттан соң, электр приборларын күтәреп кабат кибеткә килә башлыйлар – максатлары – товарны кире кайтарып, акчаны алу.