Түбән Кама территориаль органына юк кына мәсьәлә буенча түбәнкамалы мөрәҗәгать итте. Сәүдә үзәгенең бер бүлегендә ул кәрәзле телефон өчен чехол сатып алган. Ләкин, ничек кенә мәзәк яңгырамасын, өйдә чехол төсенең бөтенләй туры килмәвен аңлаган. Товарны алыштыру өчен ул телдән кабат бүлеккә мөрәҗәгать итә.