Яхшы, өлгергән карбыз эре, кабыгы төсе ачык һәм контрастлы, карбыз яткан якты таплар максималь дәрәҗәдә сары, хәтта кызгылт сары булырга тиеш. Карбыз кабыгына тырнак җиңел үтеп керсә, ул өлгермәгәнлеген аңлата. Уч төбе белән бәргән очракта өлгергән карбыз калтырап тора, бармак белән бәргәндә - уртача яңгыравыклы тавыш чыгара. Карбызның эче кызыл төснең төрле вармантларынад булырга мөмкин, өлгергән орлыклар кара яки коңгырт төстә. Җимешнең консистенциясе сусыл, татлы һәм зәвыклы.
Карбыз яратудан туктамадыгызмы әле? Карбыз куллану аркасында килеп чыккан күңелсезлекләргә юл куймас өчен, белгечләр киңәшенә колак салыгыз.